Татарстан музыкантлары Кытайда концертлар оештыра

Татарстан Халык уен кораллары оркестрының Кытайга дәвамлы гастрольләре Шанхай каласыннан башланып китте. Оркестр Шанхай опера театрында 21 октябрьдә чыгыш ясады. Сүз уңаеннан, әлеге тур үз карамагында 100 ләгән опера театры булган China Poly Group ширкәте ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Моннан тыш оркестр Ганьчжоу, Чжучжоу, Сяогань, Лицзинь, Яньтай һәм башка шәһәрләрдә чыгыш ясаячак әле.

Коллектив Кытай тамашачысына татар, рус, кытай программасын башкара, шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган әсәрләрне тәкъдим итә.
Әлеге гастрольдә 50 кеше катнаша һәм бу сәфәр 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин: “Бу гастрольгә өметләребез зурдан. Аның гамәлгә ашырылуында безнең яктан да, Кытай ягыннан да ярдәм зур булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповага рәхмәтебез чиксез”, – дигән иде.

Шунысын да искәртик, Россия-Кытай мөнәсәбәтләрендә мондый масштаблы турне әле беренче мәртәбә оештырыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре