Татарстан Республикасы быел тугыз ай эчендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 29 миллиард сумнан артыграк тоткан. Бу хакта республика Финанс министрлыгыннан хәбәр ителде.
11 илкүләм проектны финанслауның гомуми күләме 29,3 миллиард сум тәшкил иткән. Бу еллык планның (44,1 миллиард сум) 66,4 процентына туры килә.
“Гаилә” проектына 11,0 миллиард сум юлланган. “Яшәү өчен инфраструктура” программасына 9,0 миллиард сум бирелгән. “Яшьләр һәм балалар” проектына – 4,8 миллиард сум, “Озын һәм актив гомер” проектына – 3,1 миллиард сум тотылган. Калган проектларны финанслау берәр миллиард сумнан кимрәк тәшкил иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез