Шеш тромбы 24 сантиметрга җитеп, йөрәккә кадәр диярлек үсеп менгән. Йөрәккә барып җитәргә бер сантиметр чамасы гына ара калган.
Мондый озын тромбны алу өчен баш табиб урынбасары Александр Киршин һәм кабул итү-диагностика бүлеге мөдире Ренат Маликовка аскы куыш кан тамырын буйдан буйга тукымалардан арындырырга туры килә. Кан йөрешен вакытлыча тромбтан югарырак һәм түбәнрәк җиреннән буып куйган табиблар. Аннары инде кан тамырын 30 сантиметр озынлыкта ачып, шеш тромбын тулысынча алганнар. Шеш белән бергә уң бөерне һәм бөер өстен дә алырга туры килгән.
– Уң як бөерне алгач, бөтен йөкләнеш сул як бөергә кала. Шуңа күрә андагы тамырларны һәм кан әйләнешен тулысынча сакларга кирәк иде. Сәламәт бөер алга таба әйбәт эшләргә тиеш, – ди Ренат Маликов.
Алда искә алынган шеш тромбыннан кала хирурглар тагын бер шешне ала әле. Аның янәшәсендә тагын берәү үскән булган. Хәзер пациент операциядән соң тернәкләнү уза. Бер атнадан аны өенә озатырга планлаштыралар.
– Иң авыры артта калды, тиздән рәтләнермен. Барысы да яхшы булачак! – ди операция кичергән ханым.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез