Газетага язылу

Татарстан онкологлары сирәк очрый торган шешне алып, сөяк урынына 3d-имплант куйганнар

Татарстан онкологлары пациенттагы сирәк очрый торган шешне алып ташлаганнар һәм сөякне алмаштыру өчен 3D-имплант кулланганнар, дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы урынбасары Алмир Абашев үзенең социаль челтәрләрендә.

Аның сүзләренчә, 62 яшьлек хатын-кыз М.З.Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерына аягындагы көчле авыртулар белән мөрәҗәгать иткән. Тикшерү барышында аның балтыр сөягенең сирәк очрый торган шеш – адамантинома аркасында җимерелүе ачыкланган. Сөяк шешләре арасында адамантинома нибары 1% очракта гына күзәтелгәнгә күрә, диагнозны раслау өчен федераль онкология үзәге белгечләре белән киңәшләшергә туры килгән.

Операция шешне алганнан соң шунда ук сөякне реконструкцияләүне (торгызуны) күздә тотып планлаштырылган. Пациентка өчен махсус 3D-имплант ясалган.

«Бу аякның функциясен саклап калырга һәм пациентны алга таба тергезү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте 16-нчы онкология бүлеге мөдире Илдар Сафин.

Операциядән соңгы беренче көннәрдән үк хатын-кыз белән реабилитологлар эшли башлаган.

«Реабилитация – дәвалауның операция кебек үк мөһим этабы. Торгызу процессы никадәр иртәрәк башланса, аякның функциясен һәм элеккеге хәрәкәтчәнлекне кире кайтару мөмкинлеге шулкадәр югарырак. Безнең бурыч – пациентны һәр этапта озатып бару һәм аңа гадәти тормышка куркынычсыз рәвештә кайтырга ярдәм итү», – дип сөйләде реабилитолог София Шацкая.

Хәзерге вакытта пациентның хәле яхшы, ул табиблар күзәтүе астында дәвалануын дәвам итә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре