Татарстан парклары өчен тавыш бирәбез

Татарстанның 11 районы иҗтимагый киңлек булдыруның иң яхшы проекты буенча Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга теләк белдергән.

15 февральгә кадәр Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша теге яки бу районның парк-скверы өчен үз тавышыңны бирергә мөмкин. Быел бәйгедә Алабуга, Лениногорск, Чистай, Арча, Баулы, Зәй, Әгерҗе, Кукмара, Болгар, Биләр һәм Лаеш катнаша. Әлеге районнарда яшәүчеләр тәкъдим ителгән вариантның берсенә генә өстенлек бирә яки үз вариантын күрсәтә ала. Нәтиҗәләр 16 февральдә мәгълүм булачак. Тавыш бирү йомгаклары буенча сайлап алынган территория бәйгедә катнашачак.  Архитекторлар бәйге җиңүчесе өчен проект булдырырга тиеш. Проект инде 2022 елда ук тормышка ашырылачак. Сүз уңаеннан, узган елда Татарстаннан 16 проектның 11е иң яхшы проектлар бәйгесендә җиңгән. Әлеге иҗтимагый киңлекләр инде быел ук төзекләндереләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

парк тавыш бирү

Көн хәбәре