Анда составына Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Евгений Варакин, Татарстан Республикасының Беларусь Республикасындагы сәүдә-икътисадый вәкиле Илһам Кашапов һәм башка рәсми затлар кергән Татарстан парламенты делегациясе катнашты. Парламентчылар Беларусь Республикасындагы Мөселман дини берләшмәсе идарәсе рәисе, мөфти Әбү-Бәкер Шабанович һәм Беларусь татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән аралаштылар.
Быелгы форум, аны оештыруда Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы һәм Беларусь Республикасы Милли Собраниесе Республика Советы катнаша, ике ил төбәкләренең икътисадый хезмәттәшлеген киңәйтү мәсьәләләренә багышланды.
Собор мәчете – Беларусь мөселманнары өчен мөһим дини объект. Аның тышкы күренеше 1962 елда «Юбилейная» кунакханәсе төзелеше вакытында җимерелгән гыйбадәтханәне тулысынча диярлек кабатлый. Торгызылган бинаның тантаналы ачылышы 2016 елда булды. 2019 елда монда Ислам музее ачылды, аның экспозициясенә Беларусь җирләрендә ислам тарихы турында сөйләүче, Беларусь һәм чит илләрдә җыелган артефактлар кертелде.
Беларусь җирендә исламның тамырлары бик тирән. Минскида татарлар яшәгән төбәктә беренче агач мәчет 1599 елда барлыкка килгән. Беларусь татарлары турында беренче искә алулар 1319 елга карый.
Хәзерге вакытта Беларусь республикасында якынча 8,5 мең татар яши (халык санын алу мәгълүматлары буенча). Алар арасында XIV гасырда бу җирләргә күчеп утырган поляк-литва татарларының токымнары бар, ә күпчелек татарлар Беларусь Республикасына совет чорында күчеп утырган. Күбесенчә эре сәнәгать предприятиеләрендә эшләргә килгәннәр. Татарлар Беларусь республикасында яшәүче милләтләрнең беренче унлыгына керәләр.
Беларусь Республикасында «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» иҗтимагый берләшмәсе һәм аның төбәк бүлекләре, «Зикр уль - Китаб», Беларусия татар иҗтимагый берләшмәсе, Гродно шәһәре татарларының иҗтимагый берләшмәсе актив эшли, фольклор ансамбльләре бик популяр. 1999 елдан башлап Белоруссия җирендә Сабан туе билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь республикасының татар оешмалары вәкилләре белән берничә тапкыр очрашты.
Собор мәчетендәге очрашуда традицияләрне һәм мәдәниятне саклау, гомумән, татар халкының һәм Беларусь республикасында яшәүче татарларның үзенчәлеге мәсьәләләре күтәрелде. Альберт Хәбибуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, республика Хөкүмәте һәм парламенты исеменнән татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен сәламләде. Ул ассызыклаганча, Татарстан илебезнең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә зур ярдәм күрсәтә.
Әбү-Бәкер Шабанович, үз чиратында, Татарстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Рөстәм Миңнехановка зур игътибар һәм Беларусь татар җәмгыятенә һәрьяклап ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Мөфти билгеләп үткәнчә, республика Рәисе графигында һәрчак ватандашлар белән очрашуга вакыт бар.
Беларусь татар җәмәгатьчелеге билгеләп үткәнчә, күптән түгел «Минсктагы Казан көннәре» һәм «Казандагы Минск көннәре» дуслык мәдәни һәм гуманитар элемтәләрне ныгытуда зур роль уйный башлады. Әлеге чараларда татарлар гына түгел, башка халыклар да катнаша, бу күпмилләтле Татарстанда һәм Беларусь республикасындп яшәүче төрле милләт вәкилләрен тагын да якынайта.
Очрашу ахырында Альберт Хәбибуллин Собор мәчете китапханәсенә Татарстан турында китаплар тапшырды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез