Bankiros.ru порталының тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта сөйли, дип яза “Татар-информ”.
Республикада пенсионерның яшәү минимумы күләме 13,844 сум тәшкил иткән бер мәлдә, пенсиянең уртача күләме – 25417,6 сум. Аерма – 84%. Төмән өлкәсе һәм Ханты-Манси автономияле округы рейтингта беренче урыннарны алган. Бу төбәкләрдә пенсиянең уртача күләме – пенсионерның яшәү минимумыннан ике тапкырдан күпкә артыграк. Белгород өлкәсе – өченче урында (88%). Бишлеккә шулай ук Липецк өлкәсе (83%) кергән. Чукотка (3%), Кабарты-Балкар (12%), Забайкалье крае һәм Яһүдләр автономияле округы (25әр%) исә исемлек ахырына эләккән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез