Татарстанда 1,09 миллион пенсионер яши. Пенсия яшендәге кешеләр саны буенча республика Россия субъектлары рейтингында сигезенче урынны алды. РФ Социаль фонды статистикасында шундый мәгълүматлар китерелә, дип яза «Татар-информ».
Россиядә пенсионерларның күбесе Мәскәүдә (3 миллионнан артык), Мәскәү өлкәсендә (1,9 миллионнан артык) һәм Краснодар краенда (1,58 миллион) яши. Шулай ук бу күрсәткеч буенча беренче бишлеккә Санкт-Петербург (1,44 миллион) һәм Свердловск өлкәсе (1,25 миллион) дә кергән.
Ростов өлкәсе һәм Башкортстан Республикасы рейтингның алтынчы баскычында урнашкан (икесендә дә 1,1 миллионнан аз гына күбрәк).
Тугызынчы урында - Төмән өлкәсе (1,03 миллион), унынчыда - Чиләбе өлкәсе (982,8 мең).
Пенсионерларның иң азы Байконур шәһәрендә (5,2 мең), Ненец автономияле округында (13,7 мең) һәм Чукот автономия округында (14,8 мең) яши.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез