«Казан – Россия Федерациясенең гастрономия башкаласы, һәм без барлык чараларны бу исемне расларлык итеп үткәрергә тырышабыз – бу бик җитди һәм бик җаваплы исем», - дип ассызыклады Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов.
Җиңүләр тарихы 2023 елда ук «Россия – Ислам дөньясы» форумында башланды. Ул вакытта, Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов сүзләренчә, Татарстан командасы Төркия хезмәттәшләрендә кызыксыну уяткан.
«Алар: «Истанбулга килегез, анда ничек чыгыш ясавыгызны карарбыз», – диделәр. Чакыруны кабул иттек һәм җиңдек. Шуннан бирле Татарстан пешекчеләре халыкара турнирларда үз дәрәҗәсен даими раслый», - дип билгеләп үтте Гаязов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез