Бүген Татарстанга дошман пилотсыз очкычлары һәм башка чаралар белән күп санлы һөҗүм ясалды. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Барлык хезмәтләрнең бердәм эше нәтиҗәсендә һөҗүм уңышлы туктатылды. Республикада җитештерү процессларына зыян килмәгән. Корбаннар һәм җимерелүләр юк.
Казанда куркынычсызлык максатыннан, барлык урам чараларын гамәлдән чыгардылар.
Рөстәм Миңнеханов республика кешеләреннән вәзгыятьне аңлап кабул итүне һәм куркынычсызлык чараларын үтәүне сорады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез