27 ноябрь – Әниләр көне. Бу уңайдан Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева газета аша барлык аналарга котлау ирештерде.
“Әни – һәркайсыбызның тормышында иң мөһим кеше, диелә котлауда. – Балачакның эчкерсез мәхәббәт белән сугарылган иң җылы, иң тәэсирле хатирәләре әниләргә бәйле, Әниебезнең изге, зирәк киңәшләре безгә көч һәм илһам бирә. Ана кеше һәрвакыт чын күңелдән баласының сынатмаячагына ышана.
Гаҗәеп наз һәм рухи ныклыкны берләштергән хатын-кыз-ана образына шагыйрьләр, рәссамнар дан җырлый. Илебездә хатын-кыз-ана гаилә традицияләрен саклаучы, тотрыклылык һәм ышанычлылык символы булып тора.
“Герой-Ана” исемен горур йөртүче күп балалы аналарга гаилә кыйммәтләрен, милли кыйммәтләрне, ана культурасын саклаулары өчен аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә!
Сезгә, кадерле аналар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, һәм иминлек телим! Якыннарыгызның мәхәббәтенә төренеп, балаларыгызның уңышларына сөенеп яшәгез! Һәр көн саен үзегезгә: “Әнием, мин сине яратам!” – дигән сүзләр ишетергә язсын!”
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез