Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пекинда узган Олимпия Уеннарында ил данын яклаган Татарстан спортчылары белән очрашачак. Тантана бүген Кремльдә узачак. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.
Очрашуга Паралимпиадада катнашырга тиеш булган спортчылар да чакырулы. Лилия Галимова искәрткәнчә, Татарстан Президенты аларга да рәхмәт сүзләрен җиткерү әһәмиятле һәм кирәк дип саный.
Тантанада катнашучы спортчы һәм тренерларга дәүләт бүләге тапшырачаклар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез