Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия субъектлары башлыкларының июнь ае өчен төзелгән рейтингында өченче урынга чыгып, май аендагы урынын саклап калган. Республика җитәкчесенең абруе “бик югары” буларак бәяләнә, диелә Сәяси һәм икътисади багланышлар агентлыгы (АПЭК) рейтингы мәгълүматларында.
Татарстан Президентын фәкать Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыров кына узган. Әйтергә кирәк, иң йогынтылы төбәкләр башлыклары өчлеге июнь аенда, алдагы айдагы кебек үк, үзгәрешсез калган.
Ә менә рейтингның бишлегендә үзгәрешләр күзәтелә: июнь аенда дүртенче урынга Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин (май аенда – җиденче), бишенче урынга – Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев (май аенда – алтынчы) чыккан.
Тикшеренү материалларында әйтелгәнчә, 2021 елның июнь ае рейтингында төбәкләр җитәкчеләре алган урыннарга Петербург икътисади форумы йомгаклары, Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә үткәрү, газлаштыру, төбәкләр өчен инвестицион проектларны, транспорт инфраструктурасын үстерү планнары буенча фикер алышу йогынты ясаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез