Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы төбәк җитәкчеләре йогынтысының май рейтингын төзегән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу юлы да төп өчлеккә эләккән. Исемлекне әзерләгәндә ришвәтчелеккә каршы җәнҗаллар, Дәүләт Думасына сайлауга әзерлек, вакцинация, төбәкләрнең инфраструктура ягыннан үсеше кебек критерийлар исәпкә алынган.
Шулай итеп, рейтингның беренче урынын Мәскәү мэры Сергей Собянин, икенче урынны Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, өченче урынны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов били. Белгечләр әйтүенчә, алар үз позицияләрен икътисади күрсәткечләре һәм федераль үзәк белән мөнәсәбәтләре аркасында саклап калган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез