Татарстан Президенты хакимият органнарына яңа хезмәткәрләр алуны тыйган

Бу тыю 2023 елга республика бюджеты турында законның 15 статьясында урын алган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2023 елга раслаган республика бюджетында яңа дәүләт хезмәткәрләрен эшкә алуны тыйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталына урнаштырылган.

Шулай итеп, 2023 елга республика бюджеты турында законның 15 статьясы нигезендә, киләсе елда төбәктә дәүләт хакимияте органнарына дәүләти гражданлык хезмәткәрләре, шулай ук дәүләт хакимияте органнары һәм дәүләт казна учреждениеләре хезмәткәрләре санын арттыруга китерердәй карарлар кабул итү тыела.
Тыю дәүләт хакимияте органнары һәм казна учреждениеләренә яңа функцияләр һәм вәкаләтләр тапшырылу очракларына кагылмый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре