Татарстан Президентының кадрлар резервында катнашучылар «Россия лидерлары. Сәясәт» бәйгесенең финалистлары булды

Республикадан 3 кеше финалга узган. Болар – Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев, «Бердәм Россия» партиясенең кадрлар сәясәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Гыйрфанов, Татарстанның Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев. Әлеге бәйге Россия Президенты кушуы буенча «Россия – мөмкинлекләр иле» оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла. «Россия лидерлары. Сәясәт» бәйгесенең остазлары арасында иҗтимагый-сәяси эшчәнлектә тәҗрибәләре булган, бик күп сайлау кампанияләрен узган россия сәясәтчеләре бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре