Мәскәүдә “Россия – мөмкинлекләр иле” дигән Президент платформасының “Россия лидерлары. Сәясәт” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узган.
Проектта катнашкан 34 мең кеше арасыннан 49 “иң-иңе” сайлап алынган. Җиңүчеләр арасында Татарстан вәкилләре дә бар, дип яза Татарстан Дәүләти гражданлык һәм муниципаль хезмәт сайты.
 Болар – “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең кадрлар сәясәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Исрафил улы Гыйрфанов һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Тимур Фәрит улы Тимергалиев.
 Егетләрнең икесе дә – төрле елларда Татарстан Республикасы Президентының кадрлар резервында катнашучылар. Алар идарә һәм лидерлык күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән махсус әзерлек программасы буенча белем алганнар.
 Җиңүчеләр өчен төп приз – Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) Дәүләт идарәсе югары мәктәбенең “Сенеж” идарә остаханәсе белән берлектә әзерләгән иҗтимагый-сәяси лидерларны үстерү буенча мәгариф программасында катнашу. Алар шулай Бәйге остазлары төркемнәрендә күнекмәләрен һәм осталыкларын үстерү мөмкинлегенә дә ия булачак.
 Проектның төп максаты – вәкиллекле хакимият органнарында законнар иҗат итү эшчәнлеге өчен кирәкле белемнәргә, күнекмәләргә ия булган иҗтимагый-сәяси лидерлар әзерләү.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез