Прокурор тикшерүе материалларыннан күренгәнчә, гариза бирүче 2025 елның ноябреннән 2026 елның февраленә кадәр хезмәт килешүе нигезендә коммерция фирмасында эшләгән. 2026 елның язында хезмәт мөнәсәбәтләре туктатылган. Әмма эшчегә хезмәт хакының бер өлешен түләмәгәннәр. Моннан тыш, эш бирүче Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә шәхси исәпкә алу мәгълүматларын вакытында тапшырмаган.
Прокуратура махсус операция катнашучысының хезмәт хокукларын яклаган һәм эш фирмадан аңа 30 мең сумнан артык акча түләттергән. Социаль фондка тиешле мәгълүматлар тапшырылган. Шулай ук эшче өчен иминият кертемнәре да түләнгән, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез