Татарстан – Пушкин карталарын ясатучылар саны буенча иң актив төбәкләрнең берсе

ВТБ банкы «Пушкин картасы» программасының яңа операторы булды. Яңа карталар 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Ноябрь аенда гына да 2 миллионнан артык карта яңадан чыгарылган. Карта ясату өчен гариза бирүчеләр саны буенча иң актив төбәкләр арасына Татарстаннан тыш Чувашия, Тамбов, Рязань, Кемерово өлкәләре һәм Мордовия кергән.

Яңартылган Пушкин картасы банк-оператор алмашыну рәсми рәвештә тәмамлангач, 2026 елның 1 гыйнварында Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә, «Дәүләт хезмәтләре. Мәдәният» кушымтасында барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта клиентлар Почта банк чыгарган картадан файдалануны дәвам итә ала – ул 2025 елның 31 декабренә, Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатькә кадәр үзгәрешсез эшләячәк.

Пушкин картасына хезмәт күрсәтү туктатылмасын өчен 2025 елның 28 декабренә кадәр картаны яңадан чыгару өчен гариза бирергә кирәк. Моны «Дәүләт хезмәтләре. Мәдәният» кушымтасында эшләргә мөмкин.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре