Аларның 141 642 е – 14 яшьлек үсмерләр. Россия Мәдәният министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстан – мондый картага ия булучылар саны буенча илдә дүртенче урында.
Узган елда республиканың мәдәният оешмалары аларга 469,3 миллион сумлык 974 мең билет саткан. 1 гыйнвар мәгълүматлары буенча, «PRO.Культура.РФ» порталында республикадан 398 оешма «Пушкин картасы» программасында катнашучы буларак теркәлгән.
Сатылган билет саны буенча фикер йөрткәндә, мәдәният йортлары һәм клублардагы чаралар, шулай ук кинотеатр, театр, музей һәм галерея, китапханә, мәгариф оешмалары чаралары, концертлар яшьләрдә иң зур кызыксыну уята.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез