Татарстан «Пушкин картасы»н иң күп кулланган төбәкләр рәтенә кергән

Быел алты айда Татарстан яшьләре «Пушкин картасы» белән 568 меңнән артыграк билет сатып алган. Республика бу күрсәткеч буенча беренче биш төбәк арасына кергән.

Татарстан Мәдәният министрлыгы мәгълүматларына караганда, мәдәният сарайлары һәм клубларга бару өчен 143,3 мең билет алганнар. Кинотеатрларга – 147,7 мең, театрларга – 82,9 мең, музей һәм галереяларга 67,6 мең билет сатылган. Билет сатудан алынган керем буенча Татарстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, өченче урынга чыккан.

Быел алты айда республикада 341 меңнән артыграк егет-кыз «Пушкин картасы»н рәсмиләштергән. Бу – ил төбәкләре арасында дүртенче күрсәткеч.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре