Газетага язылу

Татарстан районнарында татар фатирниклары узачак

“Күрше” фестивале командасы республика районнарында татар фатирниклары оештырачак. Бу хакта Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының чаралар программасы кураторы Данил Данилов әйтте.

“Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың шәһәрләрне үстерү институты 12 районда татар фатирниклары үткәрәчәк. Чаралар 13 августтан 18 сентябрьгә кадәр Актаныш, Әлки, Зәй, Кайбыч, Лаеш, Мөслим, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Теләче һәм Ютазы районнарында узачак. Алар “Татарстанда җәй” проекты кысасында үткәреләчәк”, – диде ул.

Данил Данилов сүзләренә караганда, фатирниклар караоке форматында узачак. “Казаннан чакырылган һәм җирле артистлар татар һәм рус җырларын башкарачак. Теләге булган һәркем аларга кушылып җырлый алачак. Әлеге формат “Күрше” фестиваленең төп идеясен чагылдыра”, – диде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре