Татарстан Рәисе Администрациясе: «Саммиттан соң Татарстанның абруе артты»

БРИКС саммитыннан соң Татарстанның халыкара абруе арткан. Бу хакта саммит йомгакларына багышланган брифингта Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев әйтте.

"Казанда узган БРИКС саммитыннан соң Татарстанга карата кызыксыну артты. Мәгълүмат чараларында басылган хәбәрләрлән тыш, Татарстан Рәисе Россия делегациясе составында сәүдә-икътисадый, мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләреңә багышланган күп кенә чараларда катнашты. Шуңа күрә без Татарстанның халыкара абруе артуы турында әйтә алабыз", - диде ул.

Игорь Савельев сүзләренә караганда, Рөстәм Миңнеханов кайбер дәүләт башлыклары белән шәхси очрашулар да үткәргән. "Алар арасында Серб Республикасы, Әзәрбәйҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан Президентлары бар", - диде Игорь Савельев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре