Татарстан Рәисе «Ак Барс-Динамо» командасына котлау телеграммасы юллады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс-Динамо» хатын-кызлар командасын чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионатында җиңүе белән котлады.

«Барыгызны да хатын-кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионатында чираттагы җиңүегез белән тәбрик итәм. Ул Татарстан җанатарлары өчен зур бүләк булды һәм сезгә дәрәҗәле беренчелекнең 5нче мактаулы титулын алып килде. Спортчы кызларның искиткеч техникасы, тренерлар штабының әзерлекле һәм грамоталы тактик эше нәтиҗәсендә команда кабат үз көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты. Барыгызга да җайга салынган уеныгыз, чын осталыгыгыз һәм яраткан эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт, аның нәтиҗәсе республикабызны данлый. Сезгә яңа казанышлар һәм һөнәри үрләр теләп калам», – дип язган ТР Рәисе котлау телеграммасында.

Элегрәк, икенче финал уенында, Мәскәү өлкәсенең «Динамо-Электросталь» клубын 3:1 исәбе белән җиңеп, Казанның «Ак Барс-Динамо» хатын-кызлар командасы чирәмдәге хоккей буенча 5нче мәртәбә Россия чемпионы титулын яулады. Голларны Юлия Сартакова (17нче минутта), Альбина Хәйдәрова (28нче минутта) һәм Яна Гончарова (45нче минутта) кертте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис

Көн хәбәре