Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әл Фараби исемендәге Казах милли университеты ректоры Жансәит Туймәбаев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әңгәмә барышында Әл Фараби исемендәге Казах милли университетының Татарстанның фәнни-мәгариф комплексы оешмалары белән хезмәттәшлеген үстерүнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Очрашуда ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты.
Әл Фараби исемендәге Казах милли университеты 1934 елда оештырылган. Югары уку йорты структурасына 16 факультет, 78 кафедра, 7 фәнни-тикшеренү институты, 10 социогуманитар юнәлештәге институт, 24 фәнни-тикшеренү үзәге, 145 фәнни-тикшеренү лабораториясе керә. Хәзерге вакытта университетта 27,5 меңнән артык студент белем ала. Казах милли университеты Үзәк Азия төбәге югары уку йортлары арасында дәрәҗәле халыкара рейтингларда алда бара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез