Казахстан башкаласына республика Рәисе Кустанайдан килде, аңарчы ул анда Кустанай өлкәсе Хакиме Кумар Аксакалов белән очрашу үткәргән иде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат үзәге хәбәр итә.
Роман Скляр белән эшлекле очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казахстан Татарстанның төп сәүдә партнерларының берсе булып кала. 2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча товар әйләнеше уңай динамика күрсәтә – 45%ка үсеш.
Очрашуда сәнәгать, АСК, энергетика өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Республика Рәисе ассызыклаганча, Татарстан предприятиеләре өчен Казахстан базары зур кызыксыну уята. «Без сезгә уртак икътисадый проектларны гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм иткәнегез өчен рәхмәтле», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез