Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләре белән узган очрашуда балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралар турында сөйләде. Алар агымдагы елда гамәлгә кертеләчәк.
Аерым алганда, Рәис Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән студентларның уку өчен түләү бәясенең 30 процентлы компенсациясе һәм йөклелек буенча исәпкә куелганда көндезге уку бүлегендәге студентларга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган түләүләрне билгеләп үтте.
Республика көне алдыннан узган очрашуга Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 45 гаилә чакырылган иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез