Газетага язылу

Татарстан Рәисе Балтач районында яңа «Балтач Арена» боз сараенда булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балтач районына эш сәфәре кысаларында Кариле авылында яңа «Балтач Арена» боз сараенда булды.

Спорт комплексы төзелеше быел февраль аенда башланып киткән. 3,4 мең квадрат метр мәйданлы бинада 56 х 26 метр зурлыктагы ясалма бозлы ябык шугалак урнашкан. Килүчеләр өчен уңайлы чишенү бүлмәләре, душ кабиналары, тимераякларны прокатка бирү пункты һәм медицина кабинеты бар. Боз шугалагының норматив үткәрү сәләте - сменага 80 кеше.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада спорт инфраструктурасы объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча зур эш алып барыла. Авыл районнарында ябык боз сарайлары төзүгә аерым игътибар бирелә. "Биредә хоккей, фигуралы шуу, шулай ук кешеләрнең массакүләм шууы өчен барлык шартлар да тудырылган. Сезне бу мөһим вакыйга белән котлыйм", - дип мөрәҗәгать итте ул район халкына.

Балтач районында хоккей белән 500дән артык кеше шөгыльләнә, шуларның 116сы - спорт мәктәбендә. Район территориясендә 24 хоккей тартмасы бар. Хәзер ябык арена да барлыкка килгән.

"Бу объектның ачылуы - Балтач районы халкы өчен бик зур һәм күптән көтелгән вакыйга. Безнең хыялыбыз тормышка ашты. Боз аренасы хоккей үсешенә һәм спортны популярлаштыруга ярдәм итәр дип ышанам», - диде Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин.

Аннары яңа боз мәйданчыгында Ватанны саклаучылар елы уңаеннан 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында хоккей турниры старт алды.

Татарстанда бүген барлыгы 54 боз спорт сарае эшли. Якындагы 5 елда республиканың барлык районнарын тәэмин итеп, тагын 12 ябык арена төзү планлаштырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре