Татарстан Рәисе Балык Бистәсе районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында эш сәфәрендә булды.

Шеланка авылы янындагы басуда урып-җыю эшләрендәге механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм район активы белән очрашу узды.

Район башлыгы Радик Ислямов хәбәр иткәнчә, игенчеләр барлык мәйданның 50%ын - 15,5 мең га мәйданны җыеп алганнар. Ашлык амбарына 58,2 мең тонна ашлык кергән. Бер гектардан уртача 38 центнерга кадәр уңыш җыеп алына. Көзге бодайдан иң яхшы уңыш - гектардан 45 центнердан артык. Шулай ук 7356 га майлы культуралар җыясы бар, иң күп мәйдан көнбагыш һәм рапс өчен бирелгән. Районда барлыгы 10,1 мең мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 2,3 мең сыер. Гыйнвардан июльгә кадәр районда 9,2 мең тонна сөт җитештерелгән.

Рөстәм Миңнеханов көзге культураларны вакытында һәм сыйфатлы чәчүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Балык Бистәсе районында 10,2 мең га чәчү планлаштырыла. Тиешле күләмдә орлыклар, ягулык-майлау материаллары әзерләнгән, барлык кирәкле техника әзерләнгән.

Республика Рәисе хуҗалыклар җитәкчеләренә уртак эш өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, республикада гамәлгә ашырыла торган барлык дәүләт программалары дәвам иттереләчәк.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең мөһимлегенә игътибар итте.

Аннары Татарстан Рәисе Балык Бистәсе штб дә Ф. Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең яңа бинасында булды. Биредә 215 бала шөгыльләнә. Мәктәптә 5 юнәлештә эш алып барыла: музыка, вокал, рәсем сәнгате, хореография һәм театр сәнгате. Зур актлар залы, 12 укыту сыйныфы, 2 хореография сыйныфы һәм 2 костюм бүлмәсе бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре