Газетага язылу

Татарстан Рәисе Бардин исемендәге Кара металлургия үзәк фәнни-тикшеренү институтында булды

Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов И.П. Бардин исемендәге Кара металлургия үзәк фәнни-тикшеренү институтында булды.

И.П. Бардин исемендәге Кара металлургия үзәк фәнни-тикшеренү институтына 1944 елда нигез салына. Аның эшчәнлеге металлургия җитештерүенең барлык чикләрен колачлый. Институтның әһәмиятен 1995 елда Кара металлургия үзәк фәнни тикшеренү институты дәүләт фәнни үзәге статусы бирелү һәм 2024 елда Россия Федерациясе Президенты Указы белән Россия Федерациясенең «Хезмәттәге уңышлары өчен» мактау тамгасы белән бүләкләнү ассызыклый.

Килүгә үк Татарстан Рәисе фәнни учреждение хезмәткәрләре – Бөек Ватан сугышында катнашучылар мемориалына чәчәкләр салды.

Институтка визиты барышында Рөстәм Миңнеханов илнең тармак фәненең заманча эшләнмәләре белән танышты, шул исәптән яңа корычлар һәм эретмәләр ясау, металлургия җитештерүенең алдынгы технологияләрен булдыру һәм металлургия продукциясен аз тоннажлы эксперименталь чыгаруны җайга салу буенча. Карап металлургия үзәк фәнни-тикшеренү институты - бу өлкәләрдә сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен берничә уникаль маркалы корыч һәм эретмә эшләү тәҗрибәсе булган илкүләм лидер.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм институт җитәкчелеге хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен алга таба үстерү проектлары турында фикер алыштылар. Республиканың фәнни-технологик үсешкә өстенлекле игътибар бирүе билгеләп үтелде. Узган ел эчендә фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә эчке чыгымнар күләме ике тапкырга диярлек арткан.

Әңгәмә барышында институтның кара металлургия өлкәсендәге алдынгы фәнни эшләнмәләрен Татарстан Республикасы предприятиеләрендә кулланганда синергия мөмкинлеге күрсәтелде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге катлаулы вакытта яңа базарлар эзләү мөһим. Партнерлар эзләүгә колачлы халыкара форумнар уздыру ярдәм итә. Әйтик, Казан 2024 елда БРИКС саммитын кабул итте, ә бер атна элек – Россия – АСЕАН саммитын.

Татарстан Рәисе институт белән хезмәттәшлекне нәтиҗәлерәк үстерү өчен уртак эш төркеме төзергә тәкъдим итте. Ул шулай ук И.П. Бардин исемендәге Кара металлургия үзәк фәнни-тикшеренү институты вәкилләрен Казанга республика предприятиеләренең үз мөмкинлекләрен тәкъдир итү өчен килергә чакырды, диелә ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәрендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре