Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Батырлар. Татарстан Геройлары» идарәче кадрлар әзерләү программасын Татарстанда тормышка ашыру ничек узуы турында традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.
ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Исегезгә төшерәбез, "Батырлар. Татарстан Геройлары» - ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан идарәче кадрлар әзерләү программасы быелның 18 февралендә старт алды. Бүгенге көндә программада 1300дән артык кеше теркәлгән. Катнашучыларны сайлап алуның беренче этабы 30 мартта тәмамлана.
Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларына, хәрби комиссариат, «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасы филиалы, МХО ветераннары ассоциациясе, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына сугышчыларга кадрлар программасы турында мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә һәм аларга кирәкле ярдәм күрсәтергә, әлеге гамәлләрне массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртуны дәвам итәргә кушты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искә төшергәнчә, бүген программада махсус хәрби операциядә катнашучыларга гына түгел, ә ветераннарга да ярдәм күрсәтү мөһим. Өстенлекле бурыч - аларны эшкә урнаштыру, эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итү, иҗтимагый-файдалы эшкә җәлеп итү мәсьәләләре.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез