«Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре белән хезмәттәшлек Татарстан Халыкара эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, соңгы дистә елларда Казан еш кына иң актуаль халыкара проблемалар буенча чишелешләр эзләү өчен диалог мәйданчыгы булып тора.
«Татарстан башкаласы күп тапкырлар зур чаралар уздыру урынына әверелде. Бу, беренче чиратта, дәүләт һәм хөкүмәт, бердәмлек башлыклары саммитлары, шулай ук төрле министрлык очрашулары, тармак конференцияләре, спорт вакыйгалары», – дип ассызыклады ТР Рәисе.
Аның сүзләренчә, уртак эш күп алып барыла, регионара дәрәҗәдә партнерлык уңышлы үсә. БДБ илләре халыкларының милли-мәдәни автономиясе уңышлы эшли. Үз чиратында, бердәмлек территориясендә 700 меңләп татар яши.
«Татар иҗтимагый, мәдәни-агарту үзәкләре эшли, чаралар оештырыла, милли бәйрәм – Сабантуй үткәрелә», – дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасы Рәисе Татарстанның БДБ илләре партнерлары белән сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни элемтәләрен алга таба үстерү республиканың уңышлы үсешенә, аның конкурентлык сәләтен арттыруга, халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез