Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Администрациясе башлыгы Дмитрий Крутой һәм Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич белән очрашты.
Очрашу «Иннопром.Беларусь» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген «Иннопром-2025» чараларында катнашу өчен Минскка эш сәфәренә килде. Күргәзмә мәйданы 15 мең кв метр чамасы һәм алты тематик бүлектән тора.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Беларусь Республикасы дустанә Россия–Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстанның мөһим икътисадый һәм сәүдә партнеры булып тора. Күп кенә партнерлык килешүләре имзаланган, Беларусь һәм Татарстан башкалалары – Минск һәм Казан – тугандаш шәһәрләр.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, багланышлар төрле юнәлешләр буенча алып барыла. Бу нефть химиясе, машина төзелеше, АСК, урман хуҗалыгы, югары технологияләр.
Белоруссия партнерлары арасында Минск трактор заводы аерым урын алып тора – Татарстанның авыл хуҗалыгы техникасының шактый өлеше шушы предприятиедә җитештерелгән. Шулай ук "Татшина" һәм"Белшина" предприятиеләре дә актив хезмәттәшлек итә. Моннан тыш, Татарстанда белорус автобуслары һәм троллейбуслары үзләрен яхшы яктан күрсәтте.
Без һәрвакыт хезмәттәшлеккә әзер һәм яңа эшлекле элемтәләргә һәм уртак проектларга шат булачакбыз, дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез