Татарстан Рәисе Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минскта Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт башлыгына Татарстан делегациясенең берничә очрашу уздыруы турында сөйләде. "Кичә Татарстан-Беларусь эшче төркеме утырышы булды. Бүген бездә Татарстан-Беларусь хезмәттәшлегенең агымдагы торышы турында фикер алышу, уртак эшнең перспектив юнәлешләрен билгеләү өчен яхшы мөмкинлек бар", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында товар әйләнешен һәм номенклатураны арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов эре сәнәгать компанияләре продукциясен җитештерүгә кызыксыну белдерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре