Татарстаннан университет технологик эшмәкәрлеге һәм «Студент стартапы» конкурсы җиңүчеләре һәрберсе 1 миллион сумлык 1079 грант алды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде.
«Без технологик эшмәкәрлеккә дә өмет баглыйбыз. Республикабыздан университет технологик эшмәкәрлеге һәм «Студент стартапы» конкурсы җиңүчеләре һәрберсе 1 миллион сумлык 1079 грант алды», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге конкурсларның барлык җиңүчеләре – яңа инновацион икътисад өчен киләчәк кадрлар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез