Газетага язылу

Татарстан Рәисе: Без үз эшебездә муниципалитетларыбызга таянабыз

Бүген, Республика көне алдыннан, «Казан Экспо» мәйданчыгында ТР муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобильләр тапшырылды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Айрат Әхмәтшин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов барысын да якынлашып килүче бәйрәм - Республика көне белән котлады. "Үз эшебездә без муниципалитетларыбызга таянабыз: районнарга, шәһәрләргә, авыл җирлекләренә. Республикада барган барлык үзгәрешләр - барлык татарстанлыларның, һәр муниципалитетның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе", - диде республика Рәисе. 

Ирек Фәйзуллин үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан бүген Россиянең күп кенә төбәкләре өчен үрнәк булып тора. 

Айрат Әхмәтшин Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның Республика көне уңаеннан котлавын укыды. 

Быел муниципаль берәмлекләргә 96 Lada Niva Travel автомобиле һәм 4 Sollers SF5 микроавтобусы тапшырылды.

Муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсы 2010 елдан башлап Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы президиумы карары нигезендә үткәрелә.

./ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре