Газетага язылу

Татарстан Рәисе: Бездә урман тармагында үз эшенә ихлас бирелгән 2,5 меңгә якын кеше эшли

Татарстан Рәисе: Бездә урман тармагында үз эшенә ихлас бирелгән 2,5 меңгә якын кеше эшли

Бүген Саба районында Урман хезмәткәрләре көненә һәм Татарстан Урман хуҗалыгына дәүләт идарәсе органы оешуга 105 ел тулуга багышланган бәйрәм узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

Рөстәм Миңнеханов урман тармагы белгечләре арасында һөнәри осталык конкурсы кысаларында күрсәтмә чыгышларны карады, шулай ук республиканың төрле районнарыннан урман хуҗалыклары күргәзмәсе белән танышты. 

Рөстәм Миңнеханов республиканың урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады. Ул фидакарь хезмәтләре белән урман тирәлегнн үстерүгә ныклы нигез салган, ә һөнәргә тугрылыгы яшь белгечләр өчен лаеклы үрнәк булган тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерде.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, бүген урман тармагында 2,5 меңгә якын кеше — үз эшенә чын күңелдән бирелгән кеше эшли. Тулы бер хезмәт династияләре бар. Минһаҗевлар гаиләсендә — дүрт буын, Җамалиевлар гаиләсендә - өч буын, ә Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә хәзерге вакытта урман тармагында алты кеше эшли.

"Урманчы һөнәре - эш кенә түгел, ә сәләт. Миңа да урман тармагы якын. Минем әти, Нургали Миңнеханов, урманчы иде, Саба урман сәнәгате хуҗалыгын җитәкләде. Ул чакта безнең күркәм традиция иде — урман сабантуйлары уздыру. Бик матур бәйрәм. Бу традицияне саклап калырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген республиканың урман хуҗалыгы интенсив үсештә. Тармакка инновацион технологияләр кертелә, сыйфатлы урман-орлык базасы оештырылган, питомниклар, шулай ук Европадагы иң эре Уурман селекция — орлыкчылык үзәге Саба районында эшли.

"Тармак хезмәткәрләре өчен лаеклы хезмәт шартлары булдыру буенча системалы эш алып барыла. 2020 елдан республикада урманчылык биналарын капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. 66 бина ремонтланды инде. Быел тагын 8 объектта ремонт эшләре бара, гомуми суммасы 70 млн сум. Без федераль үзәккә һәм шәхсән Россия Президентына тармакка һәрьяклап ярдәм иткән өчен рәхмәтле», — дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов урманнарны янгыннан саклауны урман хуҗалыгы үсешенең төп юнәлешләреннән берсе дип атады. Хезмәтләрнең оператив эше нәтиҗәсендә берничә ел дәвамында Татарстан урманнарында бер генә янгын да чыкмаган. Моңа, аерым алганда, ел саен урман техникасы һәм җайланмалары паркын яңарту ярдәм итә. Бүген урманчылыкларга шулай ук яңа техника берәмлекләре тапшырылды.

Рөстәм Миңнеханов урманчыларның махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә керткән өлешләрен аерым билгеләп үтте. Ул тантанада катнашкан МХОдә катнашучыларны сәламләде.

"Сезне тагын бер тапкыр һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм туган республикабыз һәм илебез иминлеге өчен уңышлы хезмәт телим», - дип өстәде республика Рәисе. 

Вячеслав Спиренков үз чиратында Татарстанның урман хуҗалыгына идарә итү системасының нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. "Татарстан күп еллар рәттән урман хуҗалыгы өлкәсендә алдынгы урыннарны били. Республика инновацияләр һәм алдынгы хәл ителешләр кертү өчен даими мәйданчыкка әйләнде. Сез бөтен ил өчен үрнәк булып торасыз, сезгә Россиянең башка төбәкләре тигезләнә», — диде Рослесхоз җитәкчесе урынбасары.

Аннары республиканың урман тармагының атказанган хезмәткәрләренә һәм ветераннарына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре