Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Дементьев урамындагы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалдындагы бәйрәмдә катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов шунда яшәүчеләрне Республика көне һәм Казан шәһәре көне белән котлады. "«Безнең ишегалды» программасы кысаларында республикада 6 мең ишегалды төзекләндерелгән. Без ахырына якынлашабыз. Бер-ике елдан без бу бурычны тулысынча республика буенча хәл итәчәкбез", - диде республика Рәисе.
Аннары Рөстәм Миңнеханов яңартылган ишегалдын карады һәм халык белән аралашты.
Эшләр башланганчы ишегалдында асфальт начар хәлдә булган һәм территориядән яңгыр суын чыгару проблемалары булган. Кече архитектура формаларын ремонтлау кирәк була. Шунда яшәүче кешеләрнең теләкләрен исәпкә алып, ишегалды территориясен төзекләндерү схемасы әзерләнгән. Ишегалдында төрле яшьтәге балалар өчен җиһазлар урнаштырылган, һәр мәйданчык каршында уңайлы ял итү өчен эскәмияләр урнаштырылган. Ишегалдында тротуарлар ярдәмендә велосипедчылар өчен боҗралы хәрәкәт оештырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез