Газетага язылу

Татарстан Рәисе БГӘ икътисад һәм туризм министры белән очрашты

Петербург халыкара икътисади форумы-2026 кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БГӘ икътисад һәм туризм министры Абдулла Бин Тук Әл Мәгарри белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы багланышларны үстерүдә актив катнаша. Төбәк товар әйләнешен арттыруны максат итеп куя, ә перспектив юнәлешләр арасында республика проектларына Әмирлекләр инвестицияләрен җәлеп итү дә бар. Моңа махсус фонд ярдәм итә алыр иде, дип саный Рөстәм Миңнеханов.  

«Мөһим юнәлеш – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәттәшлек. Моннан тыш, ягулык-энергетика өлкәсендә, инновацион технологияләр һәм цифрлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлек актуаль», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.  

Яклар транспорт һәм логистика өлкәсендәге хезмәттәшлек перспективалары турында аерым фикер алыштылар. Аерым алганда, чик буе сәүдәсен үстерү, шулай ук БГӘ портларын арадаш базалар буларак куллану хисабына Россия һәм Якын Көнчыгыш илләре арасында йөк ташуны оптимальләштерү белән кызыксыну белдерелде.

«Бу илтеп җиткерү вакытын сизелерлек кыскарта һәм транспорт чыгымнарын киметә», – диде Рөстәм Миңнеханов.  

Очрашуда шулай ук партнерлык финанславы, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен уртак финанс продуктларын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре