Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә механика заводында булды. Аны Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов озата йөрде.
Предприятиегә 1956 елда нигез салына. Биредә Нефть-газ чыгару, нефть-газ эшкәртү, нефть химиясе, энергетика һәм сәнәгатьнең башка тармаклары өчен җайланмалар җитештерәләр. Алар арасында һава белән суыту аппаратлары, җылылык алмаштыру җайланмалары, парга әйләндерүчеләр, конденсаторлар, фильтрлар, технологик блоклар, газ һәм сыек тирәлекләр өчен цилиндрик савытлар, сыеклыкларны аергычлар, басымны көйләгечләр һ. б. бар.
Бөгелмә механика заводы продукциясе Россиянең нефть-газ комплексы предприятиеләренә, шулай ук чит илләргә җибәрелә.
Рөстәм Миңнеханов цехларны һәм төп технологик линияләрне карап чыкты. Завод барлык кирәкле технологик җайланмалар белән җиһазландырылган: металл кисү, тимерче-пресс, йөк күтәрү, кою, эретеп ябыштыру, сынау. Татарстан Рәисе шулай ук җитештерү куәтләрен модернизацияләү программасы белән танышты.
Моннан тыш, предприятие каршындагы мәйданчыкта Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районының башка сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез