Татарстан Рәисе: Борис Тихомиров - үз предприятиесенә тугрылыклы кеше иде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Казан Гипронииавиапромының күренекле җитәкчесе Борис Тихомиров скверын һәм бюстын ачу тантанасында катнаштылар.

Рөстәм Миңнеханов барысын да Республика көне һәм Казан шәһәре көне белән котлады. Ул ассызыклаганча, институт белән бергә Борис Тихомиров белгеч буларак үскән -18 ел эчендә инженердан генераль директорга кадәр юл үткән. "Ул аны 1988 елда – иң катлаулы чорда җитәкләде – институтны һәм аның уникаль коллективын саклап кына калмады. Нәкъ менә Борис Иванович  чорында Гипронииавиапром оборона-сәнәгать комплексының проект оешмасы буларак бөтен илгә танылды", - диде республика Рәисе.

Ул бүген институтның Борис Тихомиров исемен йөртүен билгеләп үтте. Моннан тыш, ел саен Тихомиров исемендәге премия лауреатларын бүләкләү тантанасы үткәрелә, ул инженерлык һәм төзелеш өлкәсендәге белгечләр өчен яхшы стимул булды.

Рөстәм Миңнеханов Тихомировның институтны динамикалы һәм уңышлы үстерүдә, тупланган тәҗрибәсен һәм белемнәрен Татарстанның заманча проект-төзелеш тармагын булдыруда зур казанышын билгеләп үтте. "Бүген бу эш аерым әһәмияткә ия. Безнең проектантлар, инженерлар һәм төзүчеләр тарафыннан оборона-сәнәгать комплексы объектларын масштаблы модернизацияләү, яңа территорияләрдә торак һәм социаль объектларны торгызу эшләре алып барыла. Инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, заманча производстволарны эшләтеп җибәрү һәм илебезнең технологик суверенитетын тәэмин итү белгечләрнең сыйфатлы эшенә бәйле", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Борис Тихомиров - максатчан кеше, үзенчәлекле, новаторчы, чын хезмәт кешесе, үз предприятиесенә тугрылыклы кеше иде. "Тихомиров нигез салган традицияләргә нигезләнеп, Гипронииавиапром коллективы яңа үрләргә ирешә һәм мөһим җиңүләр яулый алачагына ышанам", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре