Газетага язылу

Татарстан Рәисе: «Чаллы бүген - югары сыйфатлы томышка ия заманча мегаполис»

Чаллы бүген - югары сыйфатлы тормышка ия заманча мегаполис.

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тулуга багышланган тантаналы чарада белдерде.

Төп бәйрәм чаралары «Прибрежный» паркы мәйданы янында узды. Рөстәм Миңнеханов Камада шәһәр үсешенең тарихына һәм заманча этапларына багышланган күргәзмә экспозициясен, шулай ук Чаллының төп предприятиеләре стендларын карады. Аны Автоград мэры Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры, Россиянең Хезмәт Герое Сергей Когогин озата йөрде. Күргәзмәне карау барышында республика Рәисе шәһәрне беренче төзүчеләр, беренче «камазлылар» һәм башка җитештерү ветераннары белән аралашты. 

Тантана барышында Россия Президенты Владимир Путинның котлавын укыдылар. «Сезне истәлекле вакыйга – Чаллының 400 еллыгы белән котлыйм, - дип билгеләп үткән Дәүләт Башлыгы. - Чаллы, Татарстан Республикасы һәм бөтен илебез тарихының аерым сәхифәсе легендар „КАМАЗ“ - чын индустриаль гигант төзелеше белән бәйле. Аның продукциясе төзелештә һәм торак-коммуналь хуҗалыкта, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә киң кулланыла». 

Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел берьюлы ике истәлекле вакыйга - Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел һәм беренче «КАМАЗ» автомобиле чыгарылуга 50 ел тулу билгеләп үтелә. Ул Россия Президентына юбилей даталарын федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү турында карар кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде.

«Чаллының дүрт гасырлык тарихы - чаллылыларның күп буыннарының гаҗәеп ныклыгын һәм фидакарь хезмәтен, туган җиргә булган мәхәббәтләрен раслый. Шушы еллар эчендә Чаллы Кама ярындагы тыйнак җирлектән илнең иң эре сәнәгать һәм мәдәни үзәкләренең берсенә кадәр үсте», - диде республика Рәисе.

Ул ассызыклаганча, Чаллының яңа тарихы «КАМАЗ»белән тыгыз бәйләнгән. Йөк автомобильләре заводын төзү турындагы карар 57 ел элек - 1969 елның августында кабул ителгән иде. 1976 елның февралендә конвейердан беренче серияле йөк машинасы төшә. "Бүген" КАМАЗ" автогиганты - илебезнең автомобиль төзелеше флагманы, үзебезнең йөк автомобильләре һәм автобуслар җитештерү, электр һәм пилотсыз автомобильләр үсеше буенча лидер. Предприятие илнең технологик лидерлыгын ныгытуга зур өлеш кертә. Данлыклы „КАМАЗ – мастер“ командасы - безнең горурлыгыбыз», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. 

Ул шәһәрне һәм автогигантны нульдән күтәргән беренче төзүче ветераннарга, үзләреннән алда килгәннәрнең иҗади традицияләрен дәвам итүче бүгенге хезмәткәрләргә, үз хезмәтләре белән шәһәрнең рухи йөзен формалаштыручы укытучыларга, табибларга, мәдәният эшлеклеләренә аерым рәхмәт белдерде.

"Бүген махсус хәрби операциядә кулларына корал тотып илебез суверенитетын саклаган Чаллы халкына аерым рәхмәт сүзләре. Сугышчыларыбызның сабырлыгы һәм ярдәмнәре өчен хәрбиләрнең гаиләләренә түбәнчелек белән баш иябез. Егетләрнең исән-сау һәм җиңү белән тизрәк өйләренә кайтуларын телибез. Шулай ук Чаллы халкына зур гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе чарада катнашучыларга.

Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда шәһәрдә мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт объектларын, шәһәр мохитен һәм юл-транспорт инфраструктурасын яңарту буенча зур эш башкарылуына игътибар итте. "Чаллы яшьләренең активлыгы аеруча сөендерә. Алар иҗади яктан сәләтле, амбициоз кешеләр. Аларда - шәһәр һәм республиканың киләчәге. Чаллылыларның үсеп килүче буыны ата- бабалары эшен дәвам итәр, шәһәрне аның тарихына хөрмәт белән үстерер дип өметләнәбез», - дип өстәде республика Рәисе. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре