Ярдәмләшеп яшәү проекты республикада 2022 елдан Татарстан Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Ул менталь тайпылышлары булган яшьләрнең максималь мөстәкыйль тормышы, хезмәт белән тәэмин ителеше һәм социаль интеграциясе өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Гөлнара Галиәхмәтова хәбәр иткәнчә, проектта 13 кеше катнаша - социаль хезмәт күрсәтү йортларын тәмамлаучы балалар һәм өлкәннәр. Алар өчен Казанда ике фатир һәм Дәрвишләр бистәсендә күптән түгел капиталь ремонт тәмамланган йорт бүлеп бирелгән. Яшьләр белгечләр белән бергә яши. Хәзерге вакытта оешма штатында өч хезмәткәр исәпләнә, шулай ук ихтыярыйлар да ярдәм итә.
Рөстәм Миңнеханов үзәкнең бүлмәләрен карап чыкты һәм проектта катнашучылар белән аралашты. Балалар яңа урынга ничек урнашулары, үзләренең эшләре һәм мавыгулары турында сөйләделәр.
Үзәк директоры хәбәр иткәнчә, 10 кеше даими нигездә эшкә урнаштырылган инде - ипподромда, клининг, җәмәгать туклануы өлкәсендә һ.б. Тагын өчесе эш эзли.
Рөстәм Миңнеханов үзәк эшен югары бәяләде. «Сез бик мөһим миссия башкарасыз. Балаларның эшкә урнашуы яхшы. Алар акча эшлиләр, хезмәттәшләре белән аралашалар, яңа дуслар табалар. Сез барыгыз да булдырасыз», – диде ТР Рәисе.
Визиты кысаларында аңа шулай ук йортны төзекләндерү планнары турында сөйләделәр. Аерым алганда, арткы ишегалдында теплица һәм остаханә урнаштыру планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында үзәккә фрезер-гравировка станогы алуга сертификат тапшырды, диелә ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез