Газетага язылу

Татарстан Рәисе - дин әһелләренә: «Сез безнең таянычыбыз»

«Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул төрле төбәкләрдән килгән катнашучыларга рәхмәтен белдереп, болай җыелуның әһәмияте һәм файдасы барлыгын әйтте.

Искәртеп узыйк: әлеге чарада Россиянең 77 төбәгеннән барлыгы 1000 дин әһеле катнаша.

- Дин әһелләре – безнең таянычыбыз. Дин аша гына без үзебезне – телебезне, гореф гадәтләребезне саклап кала алабыз. Без сезнең белән ел да очрашып, Изге Болгар җиренә барабыз. Башкарган эшләр нәтиҗәсен бирә, - диде ул. - Бездә 20 миллионнан артык мөселман яши. Барысына да хәләл туклану, белем бирү, башка мөмкинлекләр кирәк. Ислам илләре белән хезмәттәшлек итеп, бу эшләрне башкарганда ярдәм алабыз. Авыр чорда яшибез. Әмма ислам илләре безнең белән. Алар безнең Президентыбыз Владимир Путинны ихтирам итә. Тәҗрибә уртаклашу мәсьәләсендә форумнар үткәрү, сезнең белән аралашу – илебез өчен бик зур этәргеч. Сезнең хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре