Газетага язылу

Татарстан Рәисе һава шартлары начарайганда иминлек чараларын көчәйтергә кушты

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һава шартлары начарайганда иминлек чараларын көчәйтергә кушты. Ул искәрткәнчә, якын көннәрдә республикада юеш кар яву, буран, температура төшү, бозлавык көтелә.

ТР Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгына һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына юллар һәм коммуналь хезмәтләрнең юлларны, урам челтәрләрен һәм җәяүлеләр зоналарын кышкы карап тоту таләпләрен тиешенчә үтәвен тикшереп торырга кушылды.

"Күперләрнең, куркыныч юл участокларының торышына, җәмәгать транспорты маршрутларына һәм мәктәп маршрутларына, социаль объектларга керү юлларына аерым игътибар бирергә. Төп бурыч – кешеләрнең иминлеген тәэмин итү һәм транспортның өзлексез хәрәкәттә булуы», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре