Газетага язылу

Татарстан Рәисе язгы ташуларга әзерләнергә кушты

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов түбәләрне кардан һәм бозлардан чистартуны тикшереп торуны көчәйтергә, шулай ук язгы ташуларга әзерләнергә кушты.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, республикада түбәләрне кардан һәм боздан чистартуга бәйле вәзгыять канәгатьләнерлек дәрәҗәдә түгел. Һәр җирдә кар катламнарының түбәдән төшү очраклары теркәлә. Кайчак кешеләрне фаҗигадән санаулы мизгелләр генә аерып тора иде. Социаль учреждениеләрдә, торак фондында һәм коммерциячел объектларда түбә ишелү күзәтелә. Казанда, Буада, Биектау, Югары Ослан, Зеленодольск, Чүпрәле һәм Питрәч районнарында аеруча резонанслы хәлләр булды.

"Муниципаль берәмлекләр башлыкларына көн саен түбәләр торышын тикшереп торуны оештырырга кирәк, бигрәк тә кешеләр күпләп була торган һәм торак фонды булган урыннарда. Республика Дәүләт торак инспекциясенә идарәче оешмаларны планнан тыш тикшерергә һәм тәртип бозучыларны җаваплылыкка тартырга кирәк. Коммерциячел объектлар милекчеләренә түбәләрне вакытында чистартуны һәм килүчеләрнең иминлеген тәэмин итәргә кирәк. Шулай ук республикада яшәүчеләрнең каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча мөрәҗәгатьләре дә күп - бу мәсьәләләрне дә контрольгә алырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Гадәттән тыш кышкы явым-төшемнәрне исәпкә алып, республикада катлаулы язгы ташулар көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, кар капламындагы су запасы нормадан 1,5 - 2,5 тапкырга артык. Карда су нормасыннан 2 - 2,5 тапкырга артыграк булуы Зөя, Казансу, Мишә, Шушма елгалары бассейннарында күзәтелә. Татарстан Рәисе муниципаль берәмлекләр башлыкларына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Транспорт министрлыгы, Төзелеш министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчеләренә профилактик чаралар күрергә кушты. Болар: карларны җыештыру һәм чыгару, суүткәргеч торбаларны һәм су басу куркынычы астында юлларның яңгыр суы агып төшү участокларын чистарту, су агызу каналларын төзекләндерү. Гидротехник корылмалар контрольдә булырга тиеш.

"Шулай ук халыкны вакытлыча урнаштыру пунктларына һәм авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын вакытлыча урнаштыру урыннарына эвакуацияләү юлларын планлаштырырга кирәк. Су басуга дучар булган торак пунктларда язгы ташуларны кисәтү һәм алардан килгән зыянны бетерү өчен матди һәм финанс резервлар булдырырга, йортларны карап чыгарга һәм гражданнарга мәгълүмат бирергә кирәк. Агулы химикатлар, пестицидлар һәм ашламалар тутырылган складларны су басуны тикшерү һәм булдырмау мөһим", - дип ассызыклады республика Рәисе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. "Бу - әниләрне, хатыннарны, апаларны, кызларны котлау һәм соклану сүзләрен җиткерү өчен менә дигән сәбәп. Шәһәр һәм район башлыкларына, хакимият органнары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм. Бәйрәм чаралары кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары булган хатын-кызларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә, хатыннарына, тол хатыннарына аерым игътибар бирергә кирәк. Котлаулар белән тулы бу язгы көн барлык хатын-кызларга шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итсен», - дип өстәде Татарстан Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре