Татарстан Рәисе Иннополис белән Гуанмин районы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәре һәм Гуанмин районы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасында катнашты. Документны Иннополис мэры Дмитрий Вандуков һәм Гуанмин районы мэры Цю Хаохан имзалады.

Гуанмин – Шэньчжэнь шәһәренең субпровинциаль әһәмияттәге шәһәр карамагындагы районы. Районның мәйданы 156,1 км², халкы – якынча 1,12 млн кеше.

Гуанмин – мәгълүмати технологияләр (шул исәптән Интернет әйберләре, зур мәгълүматлар һәм ясалма интеллект өлкәләрендә), биомедицина, яңа материаллар, көнкүреш һәм сәнәгать электроникасы, фәнни тикшеренүләр, ваклап сату һәм логистиканың мөһим үзәге булып тора.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре