Очрашу Хөкүмәт йортында узды. Давуд Мирзахани Казанда дипломат буларак эшен тәмамлый. Ул Генконсуллыкка 2023 елдан җитәкчелек иткән. Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, Татарстан Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысасында Иран белән багланышларга зур әһәмият бирә. Ул Татарстан белән Иран арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдәге зур өлеше өчен Давуд Мирзаханига рәхмәт белдерде, шулай ук киләчәктә уңышлар теләде. Очрашу барышында Татарстан Рәисе Мирзаханига «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез