Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиянең күп кенә IT-компанияләре халыкара базарга уңышлы чыга, шуның нәтиҗәсендә Россия икътисадын цифрлаштыру тизлеге арта, шулай ук илләр арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенә этәргеч бирелә.
«Шулай ук ислам дөньясы илләре базарларында Max илебез мессенджерын алга җибәрүне һәм популярлаштыруны хуплауны сорыйбыз. Моның кысаларында маркетинг кампанияләрен уздыру һәм җирле элемтә операторлары һәм IT-компанияләр белән партнерлыкларны җайга салу, шулай ук продуктны мәдәни һәм төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып җайлаштыруда ярдәм итү мөмкинлеген карауны сорыйбыз», – диде Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез