Татарстан Рәисе: «Кадрлар әзерләү – өстенлекле бурычларның берсе»

Кадрлар әзерләү – республика үсеше күзлегеннән караганда өстенлекле мәсьәләләрнең берсе. Бу турыда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юламмасында әйтте.

Аның сүзләренә караганда, студентларның укыган вакытта ук аерым бер җитештерү оешмаларында эшләргә әзерләнүе мөһим. «Татарстан Хөкүмәтенә барлык мәгариф учредениеләрендә кадрлар әзерләү буенча квалификацияле дәүләт биреме формалаштыруда предприятиеләрнең актив катнашуын тәэмин итәргә, алдынгы предприятиеләр базасында студентлар өчен стажировка һәм практика программалары комплексын булдырырга һәм гамәлгә ашырырга кушам», – диде Татарстан Рәисе.

Аның сүзләренә караганда, максатчан укыту – бу җәһәттән нәтиҗәле алым. Быел гына да мондый форматта республика предприятиеләре заявкалары буенча 4 меңнән артык студент белем ала башлады. «Без фундаменталь фәнгә дә ярдәм күрсәтәбез. Татарстанның биш югары уку йорты «Приоритет – 2030» программасында катнашты», – диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис

Көн хәбәре